Al-Fil

سورة الفيل

Sürä 105 · Mäkkäwi · 5 ayat

105:1Para 30 · b. 601

أَلَمْ تَرَ كَيْفَ فَعَلَ رَبُّكَ بِأَصْحَابِ الْفِيلِ1

Әй, Мухәммәд г-м күрмәдеңме, синең Раббың фил ияләреңә нинди җәза биргәнен? (Мухәммәд г-м туган елны Йәмән вәлисе Әбрәһә, хаҗ кылуны Мәккәдән туктатып үзенең шәһәренә күчерү өчен Кәгъбәтүлланы җимереп юк итәм, дип филле ґәскәр белән Мәккәгә килде. Ләкин теләгенә ирешә алмады, Аллаһ аларның өсләренә таш яудырып һәлак итте).
105:2Para 30 · b. 601

أَلَمْ يَجْعَلْ كَيْدَهُمْ فِي تَضْلِيلٍ2

Әйә Раббың аларның мәкерләрен батыл кылып, тырышуларын бушка чыгарды түгелме?
105:3Para 30 · b. 601

وَأَرْسَلَ عَلَيْهِمْ طَيْرًا أَبَابِيلَ3

Вә һәлак итмәк өчен алар өстенә төркем-төркем кошлар җибәрде.
105:4Para 30 · b. 601

تَرْمِيهِمْ بِحِجَارَةٍ مِنْ سِجِّيلٍ4

Кошлар аларны коелган таш белән атарлар.
105:5Para 30 · b. 601

فَجَعَلَهُمْ كَعَصْفٍ مَأْكُولٍ5

Аларны тапталган, чәйнәлгән салам кеби кылды.

Süräneñ başınnan uynatu